Апаста этнографик диктант яздылар
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узучы чара район китапханәсендә оештырылды.
(1 ноябрь, “Апастово-информ”).
«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе 1-8 ноябрь көннәрендә уза. Акция Россиядә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла. Быел ул тугызынчы тапкыр үтә. Районда Ил күләмендә узучы «Зур этнографик диктант»ка китапханәчеләр, китап укучы райондашлар, музей хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре кушылды.
“Этнографик диктант” язучылар 45 минут эчендә тест рәвешендә тәкъдим ителгән 30 сорауга җавап бирделәр. Кайбер катнашучылар биремнәрне онлайн форматта, ә кайберәүләр истә оффлайн рәвештә үтәде.
Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев акциянең мөһимлеген ассызыклар узды. Ул шулай ук сораулар кызыклы булуы хакында да әйтте.
“Сораулар Россия халыклары гореф-гадәтләренең үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен үз эченә алган. Алар этнографик белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Рөстәм Мингазиев.
Милләтләр дуслыгы үзәк китапханәдә урын алган күргәзмәләрдә дә чагылыш тапты. Китапханәчеләр якынлашып килүче 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан халыкларның милли-мәдәни гореф-гадәтләренә, көнкүрешләренә багышлап төрле чаралар уздыралар, кызыклы мәгълүмат җиткерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев