Апаста гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балаларны сөендерде
Үзәк ял паркында районыбызның социаль ярдәм алучы балалары өчен күңелле чара узды.
(4 август, “Апастово-информ”).
Балалар “Цифрлы технологияләр дөньясы” квест уеннарында катнаштылар. Кроссвордлар, табышмаклар чишеп, флешмоб биеп, күңел ачтылар, зирәклекләрен күрсәттеләр.
Соңыннан уеннарда катнашучы һәр балага татлы тәм-томнар тулы күчтәнәч пакетлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев