Апаста “Иң чиста авыл“, “Иң чиста урам“ “Иң матур йорт“, “Иң төзек ишегалды“ бәйгесе азагына якынлаша
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәислегендәге комиссия барлык авыл һәм җирлекләрне дә карап чыкты.
(27 август, “Апастово-информ“).
Мәгълүматлар тупланды, алар фотолар, видеоязмалар белән дәлилләнде. Комиссиянең берничә утырышы да узды.
Чираттагы утырышта комиссия әгъзалары район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында фикер алышты. Нигездә сүз, урыннар чыгару буенча булды. Җиңүчеләр 30 август – Татарстан Республикасы көнендә билгеле булачак һәм бүләкләнәчәк.
“Әлеге бәйге быел беренче генә тапкыр уза. Киләсе елга тагын да камилләштерербез, үзгәрешләр кертербез. Бәйге җирлекләрдә чисталык булдыру, төзекләндерү буенча башлангыч булып торсын“, – диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев