Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста «Иң дус класс“ны билгеләделәр

Апас мәдәният йортында “Дус класс серләре“ ата-аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы узды.

Бәйгедә барлыгы 14 мәктәп командасы катнашты. Укучылар әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп сәхнәне шау-гөр китереп, осталыкларын күрсәттеләр, дус яшәү серләрен чиштеләр. Төрле проектлар, кул эшләре күргәзмәләре аша үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Бу бәйге барлык әти-әниләрне, балаларны бер бер йодрыкка берләштерде. Бердәмлек, дуслык һәм тырышлык кайбер командаларга зур уңыш алып килде. Нәтиҗәдә, Апас мәктәбенең 7 “А“ сыйныфы һәм Күккүз мәктәбенең 6 сыйныфы беренче урынны яулады. 2 урынга Борнаш мәктәбенең 9 сыйныфы һәм Каратун мәктәбенең 5 “Б“ сыйныфы, 3 урынга Дәвеш мәктәбенең 7 сыйныфы, Балтай мәктәбенең 7 сыйныфы ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев