Апаста янгын чыккан
10 март көнне, 10 сәгать 39 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Коштавылында йорт януы турында хәбәр керә.
(14 март, “Апастово-информ”).
Янгын сүндерү төркемнәре һәм барлык җаваплы оешма хезмәткәрләре бәхетсезлек булган урынга юнәлә.
“Металл сайдинг белән тышланган агач йорт. Якында гына сарай урын алган. Без килгәндә йортны ут камап алган. Тәрәзәләрдән ялкын чыккан һәм төтене бөтен җиргә таралган иде. Йортның түбәсе дә эчкә ишелеп төште. Ялкын көчле булу сәбәпле, тирә-күршеләргә дә, үзләренең сарайларына да куркыныч янады. Йорт хуҗасы эчтә кешеләр һәм шартлагыч әйберләр юклыгын әйтсә дә, киеренкелек кимемәде. Чөнки ут җәелә һәм көчәя генә барды. Нәтиҗәдә, йорт һәм сарай тулысынча яраксыз хәлгә килде. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларының төзексезлеге дип фаразлана. Әлегә тикшерү бара”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Илшат Шәфигуллин.
Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре электр һәм газ җиһазларыннан кулланганда аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Чөнки янгыннарның күп өлеше әлеге танылган сәбәпләр аркасында чыга. (ред.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев