Апаста «Яшь десантчы» палаткалы лагереның яңа сменасы ачылды
«Зөя» ял-сәламәтләндерү үзәгендә «Яшь десантчы» хәрби-патриотик палаткалы лагере үз эшен дәвам итә.
(19 август, “Апастово-информ”).
Бу көннәрдә аның җиденче сменасы ачылды. Бирегә төрле районнардан балалар килә. Лагерьда алар 7 көн дәвамында ял итә.
“Укучылар өчен төрле спорт чаралары, концертлар, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырыла. Шул ук вакытта ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә бар. Укучылар үзләрен сынап карый», - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев