Апаста яшәүче яшь гаилә Фәнис һәм Лилия Корбангаливлар гаиләсендә игезәк балалар туган
Яшь гаиләнең олы сөенечен район җитәкчелеге дә уртаклашты.
(17 июль, “Апастово-информ”).
Фәнис һәм Лилия Корбангалиевларга район башлыгының тәбрикләүләре ирештерелеп, истәлекле бүләкләре тапшырылды.
“Гаиләбездә икеләтә зур шатлык булып, улыбыз һәм кызыбыз аваз салды. Аларга матур исемнәр дә сайладык. Кызыбыз Зифа исемле, ә улыбыз Кадыйр исемле булды. Без бик сөендек”, - диләр алар.
Корбангалиевлар Апасны үз иткәннәр. Яңа йорт төзеп яталар. Фәнис үз эшен булдырып, сәүдә өлкәсендә хезмәт итә. Ә Лилия һөнәре буенча фармацевт. Корбангалиевлар гаиләсендә игезәк балалар беренче генә тумый. Фәнис үзе дә игезәк сыңары. Алар бертуганы Фәнил белән әтисе Фәрит һәм әнисе Гөлфиянең олы терәге һәм горурлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев