Апаста иҗат концертлары дәвам итә
Бу юлы Апасның “Кояшкай” һәм “Салават күпере” балалар бакчалары, “Сәләт” балалар иҗат үзәге, “Йолдыз” редакциясе, “Апас хәбәрләре”, почта бүлекчәсе һәм “Таттелеком” оешмасы коллективлары сәхнә осталыкларын исбатлады.
(11 октябрь, “Апастово-информ”).
Мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә оештырылган “Тормыш ул – бер мизгел” концерт-тамашасы Гаилә елына багышланган һәм Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды.
Һәр коллектив үз өлешен кертте. Җыр-моңга, сәхнәгә гашыйк хезмәткәрләр матур ял киче бүләк итте.
Катнашучылар арасында “Йолдыз” редакциясе, “Апас хәбәрләре” җитәкчелеге, хезмәткәрләре дә булу хезмәттәшләребезнең иҗаттан, хезмәттән тыш тагын да сәләтләрен ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев