Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста җиңүчеләр Казанда да җиңәргә барырга әзерләнә

Апаста “Дельфин“ бассейнында өлкәннәр арасында ирекле стиль белән йөзү буенча районкүләм ярышларда 48 хатын-кыз һәм ир-ат катнашты.

Иң җитезләрне ачыклау турына яше 55 һәм 60 тан узган 25 кеше үтте. 
-Бу сайлап алу ярышлары аеруча оешкан төстә узды,-диде 25 һәм 50 метрлы дистанцияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. 
-Татарстан оешуның 100 еллыгына өлкәннәр арасында Казанда 15 ноябрьдә үтәчәк финал ярышларына барачак командага иң көчлеләрне генә тупладык, быел да җиңеп кайтырга исәплибез,-диде суда балыктай елгырларга Диплом-Грамоталар тапшырганда Россия Пенсионерлар берлегенең Апас оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин. 
Район Пеесия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов та шундый ук теләкләрен җиткерде. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев