Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста игелекле эшмәкәрләр хөрмәтләнде

Бөтендөнья эшмәкәрләр көне уңаеннан район башлыгы Равил Хисаметдинов игелекле эшләре белән район тормышына өлеш керткән эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

(26 нчы май, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


“Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сәламәтлек, гаиләләрегездә муллык, тынычлык, эшегездә уңышлар телим. Бөтен ил белән авыр чор кичерәбез. Ничек кенә булса да сез югалып калмадыгыз. Эш урыннарын саклап калырга тырышасыз. Шулай ук “90 игелекле эш” акциясенә кушылып мохтаҗларны, авыр хәлдә калучы гаиләләрне, өлкәннәрне, балаларны шатландырасыз. Райондашларга күрсәткән игелекләрегез яхшылык булып әйләнеп кайтсын. Чын күңелдән рәхмәтемне ирештерәм”, - диде район башлыгы.

Лилия Зәйнуллина, Гөлүсә Нургалива, Ранис Салаватуллин, Раил Мөхәммәтшин, Фәнис Сафиуллин, Дамир Сәлаховлар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар. Шулай ук үзләренә булган ихтирам өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

“Без төзелеш материаллары белән шөгыльләнәбез. Район халкына нәрсә кирәк булса өйләренә кадәр илтеп бирәбез. Бүген безне чакырып зурладылар. Эшебезне күрәләр. Форсаттан файдаланып барлык эшмәкәрләрне бәйрәм белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим”, - диде Ранис Салаватуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев