Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста җитештерү тармагы тарихка кереп калачак

Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитештерү тармагында эшләүче райондашларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сертификатлар тапшырды.

(13 нче июль, “Апастово-информ”).


“Альтаир 1” районда гына түгел, Россия күләмендә танылган оешма.

“Без җитештерү тармагында 25 елдан бирле эшлибез. Район, тирә-як районнар, өлкәләр, гомумән Россия территориясе буйлап хезмәт башкарабыз. Газлаштырудан башладык, су кертү, канализация юлларын төзү, төзекләндерү эшләрен башкарабыз, нәрсә кушсалар шуны ясыйбыз. Бүген менә район башлыгы зурлап Сертификат тапшырды. Хезмәтебезнең тарихка кереп калуы үзе горурлык булып тора,”- диде оешма җитәкчесе Ринат Миначев.
Булат Абдуллин кованый әйберләр ясый.

“2012 елдан эшли башладым. Беренче үземә ясап карадым, аннан дусларга, туганнарга. Шулай итеп райондашларга, чит районнарга капкалар, мунча пичләре, рәшәткәләр ясыйм. Сертификат таләпләренә туры килерлек итеп, тагын да тырышып эшләргә туры киләчәк”, - диде Булат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев