Апаста Каз өмәләре бара
Әҗем авылында Каз өмәсе үтте. Ул барлык йолаларны да үтәп оештырылды. Чарада әлеге зонаның мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
(6 декабрь, “Апастово-информ“).
Җырлы-моңлы тамаша каз йолку, чишмәгә барып каз юу, сукмакларга каз каурыйлары сибүне дә үз эченә алган иде. Авыл урамнарына җыр-моң таралды. Каз итеннән тәмле ризыклар пеште.
Каз өмәсе 8 декабрьдә Урта Балтай җирлегендә дәвам итәчәк. 11 декабрьдә районкүләм каз өмәсе көтелә. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев