Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста хезмәт ветераннарына күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар

Коронавирус чире таралу куркынычы янаган чорда “90 игелекле эш” акциясе дәвам итә.

(26 нчы май, “Апастово-информ”). 


“Район башлыгы тәкъдиме, төзелеш өлкәсе ярдәме белән район Советы, башкарма комитетында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан, 30 хезмәт ветеранына күчтәнәч-пакетлар тапшырдык. Бу гамәл “90 игелекле эш” акциясе кысаларында башкарылды”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. 
 
Мәнфүсә апа Хәкимҗанова озак еллар район ветераннар Советы җитәкчесе булып торды. Районда яшәүче өлкәннәрнең хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп, кайгыртып яшәде һәм эшләде. Бүген аңа да күчтәнәч-пакетлар килеп иреште. 
 
“Коронавирус чире таралу куркынычы булган чорда безгә өйдә утырырга туры килә. Азык-төлекне, даруларны волонтерлар китерә. Район җитәкчелеге һәрдаим хәлебезне белешеп тора. Менә бүген күчтәнәчләр алдым. Район башлыгына, иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәт ирештерәм. Эшегездә уңышлар булсын!, - диде Мәнфүсә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев