Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Хәтер һәм кайгы көне узды

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Әлеге уңайдан район үзәгендә һәм җирлекләрдә төрле чаралар узды.

(22 июнь, “Апастово-информ”). 
“Хәтер шәме” акциясендә район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, Пенсионерлар Союзының җирле җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитетын вакытлыча җитәкләүче Рәмис Гыйсмәтуллин, коллективлар, укучылар, форпостчылар, яшь армиячеләр, актив райондашлар катнашты. Район эчке эшләр бүлеге, янгын куркынычсызлыгы бүлеге, Апас урта мәктәбе, балалар бакчасы һәм башка коллективлар, хәрби хәрәкәт ветераннары да акциягә теләп кушылды. 
 
1941 елның 22 июнь таңы алып килгән хәсрәт-фаҗига, 1418 көн дәвам иткән сугыш кайтавазы кабат йөрәкләрдә яңарды. Районыбыздан 11152 кеше сугышка киткән. Аларның 7002се кире әйләнеп кайтмаган. Туган җир туфрагына басмаучылар арасында 1045 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. 
Акциягә кушылучыларның кулларында янган шәмнәр иде. Мәңгелек ут янына шәмнәр, чәчәкләр куелды. Йөрәкләрдә бер генә теләк: күкләребез аяз булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X