Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Хәтер шәме“ чарасы узды

Апас районында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне узды. 1941 елның 22 июнь таңы алып килгән хәсрәт-фаҗига, 1418 көн дәвам иткән сугыш кайтавазы кабат йөрәкләрдә яңарды.

(23 июнь, “Апастово-информ“).


“Хәтер шәме” акциясендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев, район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина катнашты һәм чыгыш ясады.

Кичен теләгән һәркем Батырлар мемориал комплексы янында "Хәтер шәме" акциясенә кушылды. Бирегә Апас урта мәктәбе, хезмәт коллективлары һәм актив райондашлар җыелды. Апас мәдәният йорты коллективы эчтәлекле чара әзерләгән иде.

Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов сүзләренчә, 11 мең 152 батыр райондашыбызның исеме мәрмәр тактага уеп язылган. Аларның 7 мең 2се сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Иң аянычы – 998 кеше хәбәрсез югалган.

“Хөрмәтле укучылар, балалар, тәрбиячеләр, мөгаллимәләр, әлеге чарада катнашучылар. Бүгенге көн – шатлыклы көн түгел. Моңсу көн. Әмма моңсу көнне дә тарих итеп саклап калу – безнең бурыч. Бүгенге тормышның кадерен, муллыгын, рәхәтлеген аңлар өчен үткән елларны, тарихны белергә кирәк. Әгәр шул елларның нужасын, ачлыгын, хәсрәтен, кан коюларны тарих буларак өйрәнсәгез, бүгенге көннең дә әһәмиятен аңларсыз. Сугышлар кабатланмасын, тормышның, тынычлыкның кадерен белеп яшик, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Акциягә кушылучыларның кулларында янган шәмнәр иде. Мәңгелек ут янына шәмнәр, чәчәкләр, венок куелды. Йөрәкләрдә бер генә теләк: сугышлар кабатланмасын, күкләребез аяз булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев