Апаста коронавирус чиренә каршы вакцинация дәвам итә
Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 70 кеше вакцинаның беренче компонентын алды, 25 райондаш икенче мәртәбә прививка ясатты.
(20 январь, “Апастово-информ“).
“Барысы да тәртип буенча эшләнә. Башта теләгән кеше хастаханәгә килеп участок табибына күренә, антитәнчекләргә анализлар бирә, аннан билгеләнгән көнгә прививка ясатырга килә“, - дип белдерә табиб-инфекционист Гөлсинә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев