Апаста кыргый җанварларның эзләрен саныйлар
15 мартта Татарстан Республикасында аучылык байлыкларының кышкы маршрутын исәпкә алу тәмамлана.
(4 март, “Апастово-информ”).
Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев хәбәр иткәнчә, районда да исәпкә алу эшләре бара.
“Безнең районда аучылык байлыклары буенча 19 маршрут бар. Аның озынлыгы 183 чакрым. 163 чакрым кыр юлына, 20 чакрым урман юлына карый. Без барлык маршрутларны да үтеп чыктык. Шул чакта очраган эзләр буенча күпме кыргый җанвар яшәгәнлеге исәпләп чыгарыла”, - ди ул.
Рифат Гәрәев сүзләренчә, маршрутны 2 тапкыр үтәргә кирәк: 1 көнне бөтен эзләрне бетерергә, ә икенче көнне махсус исемлектә, хайваннар белән тәүлек эчендә калдырылган эзләрне билгеләргә кирәк.
Маршрутны исәпкә алудан тыш, мәйданчыкларда исәпкә алу эше алып барыла. Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, республикада киләчәк ау чорына пошиларны, коралайларны һәм селәүсәннәрне тоту лимитлары һәм квоталары билгеләнәчәк. Ә шулай ук теге яки бу төр аучылык байлыкларын тотарга ярамаган территорияләр билгеләнәчәк. Әлеге эштә ветеринария күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Айвар Дәүләтшин да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев