Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста «Кыргый кабан» айлыгы бара

Республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев хәбәр иткәнчә, районда “Кыргый кабан” айлыгы бара.


  (15 август, “Апастово-информ”).

  Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары нигезендә уза.
“«Кыргый кабан" айлыгын уздыруның төп максаты дуңгызларның африка чумасы керүенә юл куймау. Ул 2024 елның 1 августыннан 2024 елның 1 сентябренә кадәр узачак. Татарстанда һәм Апас районында айлык кысаларында рейдлар һәм мониторинг чаралары узачак. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында аңлату чаралары үткәрәчәк”, - ди Рифат Гәрәев.

  Җирлектә даими рейдар үтә. Барысы да иминлек, куркынычсызлык максатыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев