Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста кыргый җанварларга җимлекләр кую һәм аучылык почмакларына җимнәр урнаштыру акциясе бара

Республиканың биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 21 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр кыргый җанварларга җимлекләр кую һәм аучылык почмакларына җимнәр урнаштыру акциясе бара. Әлеге чара безнең районда да үтә.

(24 сентябрь, “Апастово-информ“).


Апас аучылык оешмасы 5 участокка бүленгән һәм биредә 5 кеше эшли. Аларның эше кыргый хайваннарны саклау, баш санын алу, авыр кышкы чорда аларны ашату, вакциналар тарату, баш саны артса яки кимегән очракларда шуны көйләүдән тора. Районда бүгенге көндә, кышкы исәп нигезендә, 53 баш поши, 41 баш кыр кәҗәсе, 37 баш кабан, 405 баш бобр һәм башкалар яши. Бу хакта аучылык инспекторы Радик Галиуллин хәбәр итте.

Бу көннәрдә кыргый җанварларга җимлекләр куелды һәм аучылык почмакларына җимнәр урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев