Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста җәлилчеләр искә алынды

25 август – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне.

(25 август, “Апастово-информ“).


Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшәсендәге Плетцензее шәһәрчеге - Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә 77 ел тула.

Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батыр җәлилчеләрне Апаста да зурлап искә алдылар. Әлеге хәтер чарасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты һәм район үзәгендәге “Моабит дәфтәре“ дип аталган җәлилчеләр һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов әлеге көннең районда һәр елны билгеләп үтелүен белдерде. Балалар иҗат йорты каршында оешкан әлеге һәйкәлнең яшь буынга патриотик тәрбия чыганагы булып торуына, батырлыкның онытылмавына, хәтер сандыгында саклануына басым ясады.

“Җәлилчеләрнең батырлыгы онытылмый. Бу көнне ил, республика күләмендә хәтер чаралары уза. Алар истәлегенә чәчәкләр салабыз. Бүген Апас җирлегендә әлеге чарада катнашам“, – диде Васил Шәйхразиев.

Республика кунаклары Батырлар Мемориал комплексында булып, Мәңгелек ут янына да чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев