Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Җәлилчеләргә багышланган искә алу чарасы узачак

25 август шагыйрь, татар халкының күренекле улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1944 елда Муса Җәлил һәм 10 татардан торган төркем Берлинның Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды хөкеменә тартыла һәм җәзалап үтерелә.

Җәлилчеләрне искә алу уңаеннан 22 август көне Апаста да зур чара узачак. Биредә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, аның оныклары, оныкчыклары, Абдулла Алишның, Абдулла Батталның, Зиннәт Хәсәновның туганнары, Казанда урнашкан Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчесе Назирә Фәттахова катнашачак. Чара кунакларны Апас үзәгендәге Дан аллеясы белән таныштыру, Муса Җәлил бюстына, “Моабит дәфтәре“ монументына чәчәкләр салу белән башланып китәчәк һәм район мәдәният йортында җылы искә алу кичәсе белән дәвам итәчәк. 
- Бу чараның районыбызда үтүе очраклы гына түгел. Чөнки Апаста Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәш дуслары истәлегенә һәйкәлләр куелды. Аларның батырлыгын бик еш искә алып, балалар, өлкәннәр катнашында шактый кичәләр уздырабыз. Бу искә алу чарасы да бик мәгънәле булыр һәм апаслылар күңелендә зур истәлек булып сакланыр дип ышанам, - диде Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев