Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Миләүшә Алиуллинаны һәм Резидә Мостафина лаеклы ялга китте. Аларны район җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре зурлап, хөрмәтләп озаттылар.

(13 нче июль, “Апастово-информ”).


Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов озак еллар районда хезмәт иткән, үзләренең җырлары, спектакльләре, кызыклы чаралары белән район халкын шатландырган шәхесләребезне ихлас котлап Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды.

 

“Уку йортын тәмамлап, япь-яшь кыз бала шушы районга эшкә килгәнем бүген дә хәтеремдә. Район җитәкчеләре, халык белән дус-тату эшләдек. Инде улым һәм кызым югары уку йортын тәмамлап, районда җитәкче булып хезмәт итәләр. Безне шулай зурлаган өчен олы рәхмәтемне ирештерәм. Эшләрегез гөрләп барсын, гаиләләрегез нык булсын, балаларыгызның шатлыклы хәбәрләре генә килеп торсын ”, - дип изге теләкләрен ирештерде Миләүшә апа Алиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев