Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мәгариф хезмәткәрләренең пленар утырышы 20 августта узачак

17-28 август – Апаста мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе көннәре.

(12 август, “Апастово-информ“).


–Яңа 2020-2021нче уку елына түбәндәге саннар белән керәбез. Беренче сыйныфка барлыгы 200 дән артык бала, ә 10нчы сыйныфка 79 бала керүе көтелә. Барлыгы 456 мөгаллим 20 мәктәп, 26 балалар бакчаларында белем һәм тәрбия бирәчәк. 1 аграр көллият, 1 төзекләндерелгән “Сәләт” балалар иҗат үзәге дә яңа уку елында үз ишекләрен ачачак, – диде район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.

Районның һәр белем бирү оешмасы аерым бер технологияне куллану буенча эсперименталь мәйданчык булып тора. Шуңа күрә дә, уку елы ахырында ирексездән килеп кергән дистанцион укытуга безнең мәктәпләр күпмедер дәрәҗәдә әзер иде. Бүгенге көндә төрле программалар һәм башка электрон укыту чыганаклары буенча мөгаллимнәребез тәҗрибә туплады. Мәгариф бүлеге методистлары тарафыннан үткәрелгән видеоконференцияләрдә, бердәм методик онлайн атналыкларда укытучыларыбыз яңа укыту алымнары белән уртаклашты. Җитәкче шул хакта да билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев