Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста җәмәгать транспортында QR-кодлар тикшерелә

22 ноябрьдән барлык җәмәгать транспортында, шул исәптән авылара маршрутларда да QR-кодларны тикшерә башладылар.

(23 ноябрь, “Апастово-информ“). 
 
18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодсыз автобусларда йөрү тыела. Әлеге эш автобус шоферларына йөкләнгән. 
Апас-Тутай, Апас- Багыш маршруты пассажирлары һәм автобус шоферлары белән без дә очрашып сөйләштек. 
Лилия апа Әмирова Түбән Балтай авылыннан район үзәгенә килгән. Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Лилия апа коронавируска каршы прививканың сәламәтлек өчен әһәмиятен дә яхшы аңлый. 
–Вакцинаны март аенда ук ясаттым. Хәзер ревакцинация уздым. Әллә ни авырлыгын сизмәдем. Үзем өчен кирәк. Мин хәзер курыкмыйча йөрим, – ди ул. 
Тутай авылыннан Тәслимә апа Гайфуллина да юлларга тыныч күңел белән чыккан. QR-кодлы кәгазьне дә үзеннән калдырмаган. 
–Үзем дә, улым да, әнием дә август аенда ук вакцина ясатты. Күз тимәсен, авырмадык та. Барасы җиргә тынычлап барып була, – ди ул. 
Шәмәк авылыннан Резедә Садриеваның да автобустагы тикшерүләргә әллә ни исе китми. Чөнки вакцина ясаткан, тиешле кәгазьләре дә кул астында гына. 
–Вакцина ясатмыйча хәзер бер кая да барып булмый. Шулай ук сәламәтлек өчен дә кирәк, – диде Резедә апа. 
Яңа таләпләр керү белән автобус шоферларына да эш арткан. Алардан һәр пассажирга икеләтә игътибар таләп ителә. 
–Эш катлауланды. Билет та сатабыз, QR-код та карыйбыз, битлек кию таләбе дә шул ук кала. Юллардагы иминлек тә безнең кулда, – ди озак еллар руль артында йөрүче автобус шоферы Рәшит Сафин. 
Илсур Вафин Апас –Тутай маршруты буенча йөри. Райондашлар белән аңлашып эшләргә тырыша. 
–Әлегә ачулану, кычкырыш кебек очраклар булганы юк. QR-коды булмау сәбәпле, утыртмыйча калдырган райондашлар белән дә очрашмадык. Халык аңлый, – ди тәҗрибәле шофер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев