Апаста “Мин яратам сине, Татарстан” бәйрәм киче матур мизгелләргә бай булды
Районның Үзәк ял паркында Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм узды.
(29 август, “Апастово-информ”).
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән бәйрәм белән котлап, районда ирешелгән уңышлар, яңалыклар белән таныштырып үтте.
Бәйрәм барышында бер төркем алдынгылар бүләкләнде, изге күңелле райондашларга волонтерлык кенәгәләре бирелде.
“Гармун моңы – йөрәк җыры” фестиваленә йомгак ясалды. Фестивальдә 80гә якын гармунчы катнашкан. Аларның 56сы гала-концертта чыгыш ясады һәм Дипломнарга, бүләкләргә лаек булды. Шулай ук ансамбльләр чыгышы, үзешчән сәнгать осталары концерты, җыр-моңнар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев