Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мобиль кабул итүләр бара

Чираттагысы Кызылтау авылында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Рөстәм Кәлимуллин катнашында узды.

(4 нче август, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”)


“Сайлаучыларга якынрак булу, аларның уй-фикерләрен ишетү, тәкъдимнәрен теркәү максатында “Бердәм Россия” партиясе республика территориясендә мобиль кабул итү пунктларын эшләтеп җибәрде. Моның өчен алты автобус җиһазландырылды. Автобус-кабул итү пунктларында партиянең Татарстан һәм җирле бүлекчәләре вәкилләре эшләячәк. Халык әлеге мобиль кабул итү пунктларына килеп үз проблемалары, һәм теләкләрен, шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерә ала. Ә кандидатлар аларны язып алып, алдагы эшчәнлекләрендә кулланырга ышандыралар”, - диде “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе юристы Галина Костина.

Кызылтау авылында яшәүчеләр Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Рөстәм Кәлимуллинга тәкъдимнәр, сораулар һәм рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

“Апаска берничә ел килгәнем юк иде. Бүген менә үзгәрешләрне күреп күңел сөенә. Кызылтау авылының да мәдәният йорты, заманча мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты эшләп тора. Халык рәхмәт әйтергә килә. Кызыклы тәкъдимнәре, сораулары да булды. Эшләү дәверендә хәл итәрбез дип ышанам”, - диде Рөстәм Кәлимуллин.

Әлфинур Шиһапова үзен борчыган соравын җиткерде.

“Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кагылышлы сорау күптән борчый иде. Авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләр иң авыр хезмәт башкаралар. 25 ел эшләгәнгә выслуга булдырып булмас микән дигән сорау бирдем. Киләчәктә уңай җавап булыр дип ышанам”, - диде Әлфинур ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев