Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мобиль төркемнәр үз эшен катгыйландыра

Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов коронавирус инфекциясе таралмасын өчен Роспотребнадзор таләп иткән барлык кагыйдәләрне дә катгый үтәүне контрольдә тоту бурычын куйды.

(20 октябрь, “Апастово-информ“).


Җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында кеше күп була торган урыннарда битлекләр кию, үзеңнең дә, янәшәдәгеләрнең дә сәламәтлеген, иминлеген саклау мөһим.
“Тикшерүләрне катгыйландырырга, рейдларны даими уздырырга, мобиль төркемнәр эшен активлаштырырга кирәк. Дөрес аңлагыз, төп максат тикшерүләр уздырып, штраф салу түгел, безнең өчен сезнең һәрберегез кадерле. Сәламәтлекне беренче урынга куярга кирәк“, – диде район башлыгы.
Полиция хезмәткәрләре, мобиль төркемнәр маршрут автобусларын, сәүдә нокталарын тикшерә. Битлексез кешеләргә штраф янавын барыбыз да белә. Узган атнада хокук сакчылары тарафыннан 23 беркетмә төзелгән. Әлеге кешеләргә 1 меңнән 30 меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев