Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өлкән буын цифрлы дөнья буенча белемнәрен ныгыта

Районда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле чаралар дәвам итә.

(1 октябрь, "Апастово-информ").


Районның ЗАГС бүлеге, пенсия фонды, пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе һәм ветераннар Советы өлкәннәр өчен компьютер нигезләрен өйрәнү буенча дәрес үткәрде.
Әлеге чара 2022 ел - Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан узды.
Өлкәннәр түгәрәк өстәл артына утырып замана технологияләрен төшенде.
Өлкәннәр күп кенә мәгълүмат алдылар, финанс карарларын кабул итәргә өйрәнделәр. Электрон түләүләр, табибка, пенсия фондына һәм башка хезмәтләргә чиратка басу хакында кызыксындылар.
Чарага төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан райондашлар җыелды.
Аларның кайберләре компьютер дөньясында – яхшы ук “йөзүчеләр”. Әмма дәрестә күңелсезләнеп утыручылар юк иде. Чөнки күпләр яңалыклар ишетте, гаджетларны өйрәнде.
"Гаджетларның тиз аралашу чарасы буларак та роле бик зур.Теләсә кайсы вакытта, җирнең теләсә кайсы почмагындагы кеше белән дә тиз арада элемтәгә кереп була. Чират тормый гына түләп, файдалы мәгълүматны алып була", - диләр өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев