Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өлкәннәр зирәклектә сыналды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Апас районы пенсионерлары арасында шахмат-шашка турниры узды.

(10 октябрь, “Апастово-информ”).

  Ярышлар районның ветераннар (пенсионерлар) Советы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә оештырылды.
  “Мондый турнирларның үзенчәлеге шунда, пенсионерлар ярышырга гына түгел, ә аралашырга да килә. Иң өлкән катнашучы Сөләйманов Рәшид абыйга 82 яшь. Ул шашкада җиңүче булды! Башка ветераннар да бик теләп катнашты. Аралашу шахмат тактасы артында гына түгел, чәй эчкәндә дә булды. Катнашучылар өчен ветераннар (пенсионерлар) Советы чәй әзерләде. Бәйрәм булды! Җиңүчеләр грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр”, - дип хәбәр итте районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев