Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район башлыгы яшь белгечләр белән очраша

Районы башлыгы Айрат Җиһаншин 3 елга кадәр эш стажы булган яшь педагоглар белән очрашты

(18 октябр, «Апастово-информ»).


  "Галстуксыз очрашу" да район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин белән рәсми булмаган шартларда аралашырга мөмкин иде.
  Яшь педагоглар укыту буенча үз тәэсирләре белән уртаклаштылар, мәктәп администрациясе һәм остазның ярдәмен тоюларын әйттеләр.
"Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү"дә район башлыгы билгеләп үткәнчә, Апас муниципаль районы җитәкчелеге кече Ватанында эшләп, үз сәләтләрен һәм белемнәрен тормышка ашырырга әзер булган актив яшьләргә ярдәм итә. Апаста яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим фактор булып тора: яңа эш урыннары барлыкка килә, ишегалды территорияләре төзекләндерелә, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев