Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район башлыгы чыгарылыш укучылары белән очрашты

Чыгарылыш класс укучылары “Яшьлек” яшьләр үзәгенә җыелды. Биредә уку алдынгылары, төрле бәйге, ярыш җиңүчеләре район башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашты.

(27 июнь, “Апастово-информ”).


Конференциядә яшьләрне кызыксындырган сораулар уртага салып сөйләшенде, аларның киләчәккә булган хыял-омтылышлары хакында сүз булды. Гомумән, район тормышы яшьләр карашы аша күзалланды.
“Кадерле укучылар! Барыгызны да урта мәктәпне тәмамлау белән тәбрик итәм. Шатлыклы да, моңсу да мизгелләр. Сезне алда яңа тормыш, яңа дуслар, зур үзгәрешләр көтә. Мөстәкыйль тормышка аяк басасыз. Мин сезнең өчен шат. Барысы да уңышлы булсын. Районыбызга алдынгы, белемле, тырыш яшьләр, яшь белгечләр бик кирәк. Алдыгызга куйган максатларга ирешә белегез. Уңышлар сезгә!” - диде район башлыгы.
Яшьләр сораулар бирделәр, урында ук җаваплар алдылар, район башлыгының эше, идарә итүнең авырлыклары хакында кызыксындылар. Җылы, эчкерсез әңгәмә, аралашу булды ул. Сораулар күбрәк яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен эш урыннары, киләчәк өчен башкарылган эшләр турында булды. Чыгарылыш укучылары район башлыгының Рәхмәт хатларына да лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X