Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды

Утырышның көн тәртибендә Яшьләр парламентының рәисен, урынбасарларын, җаваплы секретарен, парламент комиссияләрен һәм аларның рәисләрен, әгъзалары сайлау мәсьәләсе каралды.


(29 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Утырышта район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.
“Районда яшьләр өчен мөмкинлекләр арта бара. Яшьләргә кагылышлы мөһим прграммалар да гамәлдә. Сезнең алда барлык яңалыкларны яшьләргә җиткерү, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту бурычы куела. Алга таба сез бу эштә зур активлык күрсәтеп, яшьләребезнең ышанычын акларга тиеш буласыз. Барыгызга да уңышлар телим”, - дип белдерде район башлыгы.
Көн тәртибендә Апас муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр парламентының рәисен, урынбасарларын, җаваплы секретарен, парламент комиссияләрен һәм аларның рәисләрен, әгъзалары сайлау мәсьәләсе каралды. Нәтиҗәләр буенча, Апас муниципаль район Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе итеп Салават Закиров, аның урынбасарлары булып “Алтын Алка” Бозае Сарае җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нәҗмиев һәм Бозае Сараеның тренеры Ленар Мотыйгуллин сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев