Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район Советының 55нче бәйрәм утырышы узды

Утырыш Апас районы оешуга 90 ел тулуга багышланды.

(10 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Утырышта район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм республика кунаклары - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ышанычлы вәкиле Салават Фәтхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев, Казан федераль университеты проректоры Риаз Минзарипов, “Ак Барс” банк идарәсенең дәүләт секторы белән эшләү директоры Эмиль Хәйретдинов, Апас районы тормышында тирән эз калдырган, аның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән райондашлар катнашты.
“Бүген районыбыз да зур бәйрәм. 90 еллык бай тарихы булган Апасыбыз көннән-көн үсеп, республикада да лаеклы урын алып тора. Аның үсеше өчен хезмәт куйган шәхесләребез белән без чиксез горурланабыз. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Бәхетле һәм якты киләчәк телим”, - диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Утырыш тантаналы шартларда тәмамланды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов Янгелде авылында гомер итүче Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Аверьяновка “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медален тапшырды. Шулай ук нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән данланган райондашлар “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлек билгесе һәм “Апас районының 90 еллыгы” истәлек медале белән бүләкләнде. Озак еллар апаслылар сәламәтлеге сагында торучы Люзия Хәлилова да Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеменә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев