Апаста Республика көнендә яңа гаилә туды
Танай-Турай авылы егете Илнар Гәрәев һәм Каратун кызы Алинә Хәсәнова Кызыл туйларын билгеләп үттеләр.
(30 август,”Апастово-информ”).
Яшьләр тантаналы төстә никахларын рәсмиләштереп, парлы гаилә юлына аяк бастылар. Яңа туган Гәрәевләр гаиләсен котларга әти-әниләре, якыннары, туганнары килде. Аларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның да котлаулары ирештерелде һәм бүләге тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова яшь гаиләне тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.
“Гаиләгез озын гомерле булсын, киләчәктә тагын да ишәйсен. Сәламәт булыгыз, хезмәтне үз итеп, бер-берегезгә хөрмәт белән карап, әти-әниләрегезгә күңел җылыгызны өләшеп яшәгез. Бәхетле булыгыз”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Яңа тормыш корган Илнар һәм Алинә Гәрәевләр киләчәк язмышларын да Апас районы белән бәйләргә карар кылганнар. Алар икесе дә туган җирләрендә хезмәт итәләр. Илнар район хакимиятендә машина йөртүче булып эшли, ә Алинә социаль яклау идарәсендә хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев