Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Республика көнендә паспортлар тапшырылды

14 яше тулган 10 яшүсмер истәлекле бәйрәм көнендә тантаналы төстә төп документ иясе булды.

  (29 август, “Апастово-информ”).

  Егет-кызлар мөхтәрәм җитәкчеләр кулыннан паспортлар алдылар. Аларның шатлыгын район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев һәм бәйрәмнең кунагы - “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин уртаклашты.

  “Республикабыз бәйрәме күңелләрегездә туган җиребезгә карата горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен! Сез дә туры юлдан тайпылмыйча, илебезнең, республикабызның, районыбызның лаеклы кешеләре булып яшәгез. Апасыбыз данын еракларга танытып, аның киләчәге өчен хезмәт итегез. Сәламәт булыгыз! Илебезне яратыгыз!” - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев