Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста республика семинары үтте

17 сентябрьдә Россия һәм Татарстанкүләм танылган берничә компания вәкилләре җирле, Апас шартларында туфрак әзерләү, бөртекле һәм кузаклы, техник, майлы культуралар игү яңа технологияләре белән таныштыру республика семинары үткәрде.

Тәҗрибә-җитештерү “полигоны“ буларак, “АгроАктив“ хуҗалыгы басуларында яңа төр зур егәрлекле тракторлар, комплекслы җир әзерләү һәм чәчү агрегатлары басуда эш режимында сыналды.

“АгроАктив“ хуҗалыгы механизаторлары Айрат Җиһангиров, Рәдис Гибасов, “КФХ Мифтахов Д.Б.“ вәкилләре, әтиле-уллы Данис һәм Рушан Мифтаховлар яңа техника һәм заманча технологияләр куллануның бик отышлы булуын ассызыкладылар.

-Безнең үз җиребез бар, хезмәттәшлек шартларында бик тә заманча “Челленджер“ җир эшкәртү комплексы белән быел язын ул басуыбызны яңача эшкәртеп карадык. Бер гектарда эш башкару барлык чыгымнары белән ике мең сум чамасына төште,-ди Иске Йомралыдан яшь фермер Рушан Мифтахов. -Шул басуда быел берьеллык үлән чәчкән идек. Уңышын җыеп алгач, исәпләп карадык-тотылган 1 сум чыгым икеләтә табыш китерде.

–Яңа технология, фән һәм техника яңалыклары белән даими танышып барабыз һәм көндәлек эшчәнлегебездә кыю кулланырга тырышабыз,- дип белдерде район авыл хуҗалыгы идарәсе житәкчесе Ильяс Заһидуллин. Ул Апас кунакларын шулай ук район тормышы һәм яңалыклары, быелгы урак нәтиҗәләре белән таныштырды.

 Бу юлы районга чакырылган компанияләр технологиясе белән бу язда “АгроАктив“ хуҗалыгы берничә йөз гектарда көнбагыш чәчеп үстерде. Каратун-Ындырчы авыллары арасындагы бер кырга безнең район шартларында сынап карау өчен 15 төрле сортлы көнбагыш гибриды чәчелде. Семинарда катнашучы, Татарстаннның барлык районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән Апаска килгән авыл хуҗалыгы район идарәләре һәм предприяиеләре җитәкчеләре, җир белгечләре, фермерлар аларның өлгереше, чәчү, йогышлы авырулар, чүп үләннәреннән саклану, рәт араларын эшкәртү, урып-җыю яңалыклары белән таныштылар.

-Бүген Татарстанда төп майлы техник культура-көнбагыш инде 150 мең гектарда игелә,-диде Мәскәүдән килгән бер компания вәкиле.

Безнең районда май сыгарга яраклы көнбагыш 3 ел элек игелә башлады. Быел бу төр яңа культура “АгроАктив“, “Табар“, “Биябашевские зори“ хуҗалыкларында барлыгы 650 гектарда чәчелде. Уңышы бик яхшы булырга охшаган. Казан май сыгу заводы аны бүген бер тоннасын 18-20 мең сумга кадәр бәядән сатып алырга исәпли.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев