Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Россия балалары” ведомствоара профилактик операциясе кысаларында, наркоманиягә каршы юнәлтелгән чара узды

Әлеге чарага аграр көллияте һәм Апас мәктәбе укучылары чакырылган иде.

(13 апрель, “Апастово-информ”). 


“Россия балалары” операциясе - балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне кисәтүгә һәм балигъ булмаганнарны наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле чаралар өчен җинаятьчелеккә тарту очракларын ачыклауга юнәлдерелгән. 
Район мәдәният йортында узган әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район үзәк хастаханәсе табибы Эдуард Еремеев, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча баш инспектор Рания Сибгатуллина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, “Алтын алка” боз сарае директоры Ирек Яраханов, спорт мәктәбе директоры Ринат Шиәхмәтов, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия вәкиле Гөлназ Хәбибуллина һәм башка балалар өчен җаваплы белгечләр катнашты. Алар наркотикларның кеше организмына зыян салып, һәлакәткә китерүе турында мисаллар китереп чыгышлар ясадылар, очраклы кешеләргә ышанып үз-үзеңне куркыныч астына куймаска киңәшләрен бирделәр, психотроп матдәләрнең нәтиҗәсе турында видео материаллар тәкъдим иттеләр. Чыгышларда шулай ук балаларга кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, кирәк вакытта өзеп үз фикереңне әйтә алучы көчле рухлы кешеләр булып үсүләрен теләделәр. 
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Хокук бозуларны кисәтү” темасына күргәзмә дә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев