Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста руль артындагы хатын-кызларга чәчәкләр белән бергә елмаю бүләк ителде

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре “Яшь юл инспекторлары“ белән берлектә руль артында утырган гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

(4 март, “Апастово-информ“).


Шундый күңелле акция оештырып, иртәдән үк хатын-кызларга елмаю бүләк итте алар. Әлеге чарада “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлегенең әйдәп баручы белгече Сиринә Мурзакова да катнашты.
“Яшь сакчылары белән бәйрәм акциясе оештырдык. Руль артына утырып иртән эшкә баручы, баласын мәктәпкә озатучы хатын-кызларны бәйрәм белән котладык, имин юллар теләдек. Бу акциягә Апас мәктәбе коллективы бик теләп кушылды“, – диде ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Гүзәл затлар исә чәчәкләре – лаләләрне кулга алгач, яшь юл сакчыларына, ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Гадәттә, юл сакчысы туктаткач, гаебеңне эзли башлыйсың. Бу юлы да шулай булды. Ләкин сюрприз көтеп тора иде. Егетләрдән, балалардан шундый котлаулар кабул итеп аласы бик күңелле. Салкын көндә дә яз чәчәкләре күңелне җылыта“, – диде Асия апа Әхмәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев