Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста сабанчылар бәйгесе узды

Үтәмеш авылы янындагы кырда районыбыз хуҗалыкларыннан иң яхшы сабанчылар көч сынашты.

(10 нчы июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”). 


 Бәйрәм төсмере алган әлеге чарада район башлыгы Равил Хисаметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты. 
 “Хөрмәтле игенчеләребез! Бүген менә сабанчылар арасында бәйге уздырырга булдык. Бу бәйге бик әһәмиятле. Беренчедән, бәйгегә әзерләнгәндә техниканың торышы, сукаларның төзеклеге барысы да төзекләндерелеп, тәртипкә салынды. Икенчедән, сука эшенә керешкәндә технологиясен искә төшереп карап, зур бер репетиция кебек була. Бүген менә яңгыр да явып тора. Бу чыннан да алтын яңгыр. Уңышлар булсын”, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов. 
 
 “Мондый бәйгеләр кирәк дип саныйм. Эш башлаганда зур әзерлек була ул. Сабанчылар бәйгесен көткән кебек яңгыр да ява башлады. Киләчәктә комбайнчылар, терлекчеләр бәйгеләре дә уздырачакбыз. Исәнлек-саулык булсын барыгызга да”, - диде район башлыгы. 
Бәйге бик матур гына башланып китте. Һәрбер механизатор үзенә бүлеп бирелгән мәйданны җиренә җиткереп, технологиясенә туры китереп эшләргә тырышты. 
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнары белән көч бирделәр, күңелләрен күтәрделәр. 
Бәйге ахырында җиңүчеләргә төрле номинацияләр буенча Мактау грамоталары, акчалата бүләк тапшырдылар. 
“Иң өлкән сабанчы” исеменә Йомралы берләшмәсеннән Евгений Дрогунов, “Иң яшь сабанчы” исеменә Әлмәндәр берләшмәсеннән Марсель Фәизов ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев