Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста салмыш шоферны зур штрафлар көтә

Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләрне ачыклау, юлларда хәвеф-хәтәрләргә юл куймау максатыннан рейдлар дәвам итә.

(14 август, “Апастово-информ”).

Чираттагы салмыш шофер 11 август көнне очраган. Ул район үзәгендә хәрәкәт иткән. Иртәнге сәгатьләрдә үк хатасын танырга мәҗбүр булган.

"Салган килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче судтан соң өч көн эчендә ЮХИДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалткан булуы турында белешмә тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, җәза срогы тагын да артырга мөмкин, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X