Апаста шәхси йортта чыккан янгын аркасында җинаять эше кузгатылган
Районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә кич белән шәхси йортта чыккан янгынны сүндерү өчен көрәшергә туры килә.
(25 июнь, "Апастово-информ").
"Йортның ике бүлмәсенә ут капкан иде. Өйдәге кешеләргә куркыныч янамавы мәгълүм булды. Хезмәткәрләр янгынны йөгәнләде. Йортка утны төрткәннәр дигән фаразлар бар. Шуңа күрә дә, ир-атка карата җинаять эше кузгатылды", - ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге вазифаларын башкаручы Раил Кашапов
Әлегә тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев