Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста шәхси йортта янгын чыккан

Йортның эчке өлеше яраксыз хәлгә килгән.

(24 июль, “Апастово-информ”). 


 23 июль көнне, 18 сәгать 30 минутта янгын сүндерү бүлегенә Апаста шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Тиз арада вакыйга урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр янгынны санаулы вакыт эчендә сүндерүгә ирешәләр. 
“Янгын йортның тышкы ягына чыгарга өлгерми калды. Тик шулай да йортның эчке өлеше яраксыз хәлгә килде. Янгын холодильникның төзексезлеге аркасында килеп чыккан дип фаразланды. Аяныч хәлләр кабатланмасын өчен йорт хуҗаларына электр приборларының, көнкүреш җиһазларының төзеклеген даими күзәтеп, тикшереп торырга киңәш итәбез”, - дип белдерде районның янгын күркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәре Раил Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев