Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста штрафларын түләмәүче шоферларны "аулыйлар"

Машина белән идарә иткәндә кагыйдә бозган өчен салынган штрафларны түләмәүчеләрне ачыклау максатыннан рейдлар бара.

(11 апрель, "Апастово-информ").


Кайбер шоферлар, ни сәбәпледер, штраф белән исәп - хисап ясарга ашыкмый. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, аны әлеге карар законлы көченә кергәннән соң,  60 көн эчендә түләргә кирәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай кисәтә.

 "Бу - закон таләбе, аны үтәмәгән, ягъни штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә административ материал төзелә. Шулай итеп, штрафыңны ике ай эчендә түләмисең икән, аны ике тапкыр арттырып (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә тиеш буласың. Я булмаса 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү җәзасы бирелә", - ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Бу көннәрдә рейдлар дәвам итә. Кагыйдә боздың икән, гаебеңне танып, вакытында түләп, тынычлап яшәү хәерлерәк түгелме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев