Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста социаль хезмәткәрләр һөнәри бәрәмнәрен билгеләп үтте

Олы йөрәкле, изге күңелле, мәрхәмәтле һөнәр ияләренә район мәдәният йортында олы хөрмәт күрсәтелде.

(7 июнь, “Апастово-информ”).


Социаль хезмәткәрләр – чит кешеләрнең борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашып, ярдәм кулы сузарга ашыгучы игелекле, мактауга лаек хезмәт ияләре. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина белдергәнчә, районда әлеге өлкәдә 56 кеше хезмәт куя. Алар өлкәннәрне, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларны кайгырту буенча җаваплы һәм бик тә кирәкле эш башкара.
Әлеге һөнәр ияләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән рәхмәтен, хөрмәтен ирештерде.
“Үзегезгә изге һөнәр сайлагансыз. Сезгә олы йөрәк, сабырлык, хезмәт сөючәнлек хас. Халыкка, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кылган яхшылыгыгыз икеләтә үзегезгә әйләнеп кайтсын. Изге һәм җаваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Сәламәт булыгыз!” – диде ул.
 Районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина озак еллар хезмәт иткән тармак ветераннарына, иңне-иңгә куеп эшләүче хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына, Мактау Грамоталарына ия булдылар.
Районның мәдәният хезмәткәрләре матур җырлары аша бәйрәм теләкләрен юлладылар. Чарада өлкән хезмәткәрләр, социаль хезмәткәрләр белән хезмәттәшлек итүче Пенсия фонды, Пенсионерлар Союзы, район үзәк хастаханәсе, ветераннар Советы, мәдәният бүлеге җитәкчелеге дә бәйрәмнең кунаклары иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев