Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдылар

Бу уңайдан районда тантаналы бәйрәм чаралары узды.

(5 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


ТАССРның 100 еллыгы флагын Апаста ипи-тоз һәм баллы чәкчәк белән каршы алдылар. Бу уңайдан районда тантаналы бәйрәм чаралары да узды.

 

ТАССРның 100 еллыгы флагы “Свияга” агрофирмасының Горбунов берләшмәсе кырларында да җилфердәде. Биредә флагны хөрмәтләү чарасы да оештырылды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов ТАССРның 100 еллыгы флагына Апас район гербы төшерелгән тасманы беркетте. Бу һәркем өчен тарихи вакыйга булды.

“ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын зур горурлык белән кабул иттек. Бу флагта Апас символикасы да урын алуына чиксез шатбыз. Татарстан Республикасы тормышында 90 еллык бай тарихы булган Апасыбыз да лаеклы урын били”, - дип белдерде район башлыгы.
Тантаналы чарада Татарстан республикасы, Апас районы үсеше өчен лаеклы өлеш керткән, һәр ел саен икмәк язмышы өчен тир түгеп хезмәт куючы, бүгенге көндә 10 мең центнер ашлык суктырган комбайнчылар Ленар Шәрипов, Илгиз Зиннуров һәм Фирдүс Ибатуллин хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы акчалата премия һәм Диплом тапшырды.

ТАССРның 100 еллыгы флагын Апас Туган якны өйрәнү музеенда, Үзәк ял паркында узучы “Гармун моңы – йөрәк җыры” фестивалендә, Урта Балтай мәдәният йортында, Сабантуй мәйданында да бик җылы каршы алдылар. Биредә шулай ук ТАССРның 100 еллыгы, районыбызның 90 еллыгы уңаеннан мәдәни чаралар узды, мәдәният хезмәткәрләре, җирле ансамбльләр тарафыннан җыр-моңнар яңгырады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев