Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ТАССРның 100 еллыгы кысаларында “Кызыл олау” бәйрәм чарасы узды

Каратун ашлык кабул итү пунктында тәүге олауларны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды.

(24 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


“Хөрмәтле райондашлар! Җиң сызганып урып-җыю эшенә керешеп киттек. Бүген менә ашлык кабул итү пунктында беренче олаулар кайта башлады. Уңыш әйбәт чыга. Бүгенге көндә бар көчебезне куеп ун мең тонна икмәкне вакытында җыеп алып, амбарларга салу төп бурыч булып тора”, - диде район башлыгы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов игенчеләрнең хөрмәткә лаек булуларын, икмәксез яшәп булмауны ассызыклап узды.

“Хөрмәтле коллегалар! Урак чорын “Кызыл олау” чарасы белән башларга булдык. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды. Район башлыгына, оештыручыларга олы рәхмәтемне ирештерәм. Исән- имин булып, югалтуларсыз амбарларга салу бурычын йөкләп алабыз. Каратун ашлык кабул итү пунктына алтмыш мең тонна салырга планлаштырабыз. Калганы хуҗалыкларның амбарларында булачак. Хәерле сәгатьтә!”, - диде ул.

Александр Горохов җитәкчелегендәге Каратун ашлык кабул итү пункты яңа сезонга тулы әзерлек белән керә.
“Безнең преприятие 9 гектар җирне били. Биредә мул уңышны кабул итеп алырга әзер булган 17 ашлык кабул итү склады, киптерү агрегатлары эшли. Барлыгы 70 кеше хезмәт итә, урып-җыю чорына тагын 10 кешене вакытлыча эшкә алдык”, - дип таныштырды оешма җитәкчесе.

Бәйрәм чарасы бүләкләүләр белән дәвам итте. Районның агросәнәгать комплексы үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне һәм күпьеллык хезмәте өчен ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Александр Гороховка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук беренче олаулар белән кайткан “АгроАктив” хуҗалыгыннан Марсель Хәсәновка, “Свияга” агрофирмасыннан Марат Тәхәвиевка, Ленар Тимергалиевка, Рөстәм Ситдиковка “Иң яхшы шофер” дигән Дипломнор һәм бүләкләр бирелде.

“АгроАктив” хуҗалыгыннан Марсель Хәсәнов иң беренчеләрдән булып килеп туктады.
“Әлеге хуҗалыкта 2010 нчы елдан бирле эшлим. Ел әйләнәсе тәгәрмәч өстендә, ул чакрымнарны санап та бетереп булмас инде. Бүгенге бәйрәм чарасы, бүләкләүләр бик ошады. Эшләргә көч-дәрт бирде. Тагын да тырышып эшлисе килә башлады”, - диде Марсель.

Чара Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләренең җыр-моңнары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев