Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста тавыш бирүләр оешкан төстә бара

Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев белән берлектә сайлау участокларында булып, тавыш бирү барышы белән танышты.

(1 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Сайлау участоклары иртәнге 8 дән кичке сәгать 8 гә кадәр эшлиячәк. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре сайлаучыларны җыр-моңнары белән каршы алалар. Саклану чаралары төгәл үтәлә. Җитәкчеләрне дә тән температурасын үлчәп, маска, перчатка белән үткәрделәр.

“Безнең 880 нче номерлы сайлау участогында 1102 кеше исәпләнә. 25 июньнән башлап 800 дән артыгы тавыш бирергә өлгерде инде. Бүген дә менә иртәдән үк җанлылык сизелә. Халык килә, үз тавышын бирә. Киләчәктә дә авырмыйча, сәламәтлектә эшләргә язсын”, - диде участок рәисе Равил Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев