Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста әти-әниләр тарих фәненнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырып карады

“Әти - әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне” Апас урта мәктәбендә узды.

(Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


 

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 19 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр тарих фәненнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырып карады. “Әти-әниләр өчен БДИ” акциясендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутаты Гүзәлия Зыятдинова һәм чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре катнашты.

 

“Бүген әти-әниләр белән бергә акциягә кушылдык. БДИ тапшыруның тәртибен, балалар кичергән авырлыгын, борчуын үзебез аша үткәреп карыйбыз. Билеттагы сораулары белән дә танышабыз,” – диде Луиза Сафина.

 

Барлык процедуралар да нәкъ имтихан барышындагы кебек иде. Металл детектор аша узып, кулларында бары тик шәхесләрен раслаучы документ һәм ручка белән имтихан буласы кабинетка уздылар. Имтихан уздыру пункты җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина БДИ ның тәртипләрен, бланкларны ничек тутырасын аңлатты.

 

“Мин бу акциядә катнашканым бар иде. Татар теле, рус теле фәненнән тапшырып карадым. Быел менә улымның хәленә кереп карыйм дип тарих фәненнән имтиханга килдем”, - диде Апастан Эльвира Төхвәтуллина.

 

“Табар Черкене мәктәбендә укучы улым Илмир тиздән БДИ бирәчәк. Алар үтәсе юлны шәхсән үземдә сынап карау өчен бик файдалы булды. Үзебезнең укып чыккан вакыттагы имтихан бирүләребез әлегедән аерылса да, мәктәп еллары искә төште”, - диде дулкынлануын яшермичә Илнур Җәләлов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев