Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Трактор-прицеп” операциясе узачак

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтү идарәсенең эш планы буенча, быел әлеге тикшерүләр 8 нче июньнән башланып китә.

(5 нче июнь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”)


Тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан ел саен “Трактор-прицеп” опрециясе уздырыла. Әлеге операцияне дәүләт техник күзәтү идарәсе ЮХИДИ хезмәте белән берлектә үткәрә.

““Трактор-прицеп” операциясе тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш машиналарыннан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланган вакытта юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитны саклау максатыннан уздырыла. Тикшерү вакытында трактор һәм машиналарның техник торышы, теркәлүе, иминиятләштерү полисы, йөртүче таныклыгы, юллама кәгазе булуы, агрегат номеры туры килүе игътибарга алына. Шушы көннәрдә юлларда, авыл җирлегендә, урманнарда, төзелеш мәйданчыкларында, басу-кырларда терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техника да тикшереләчәк”, - дип таныштырды Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтү идарәсенең Апас районы буенча бүлек җитәкчесе Ирек Солтанбеков.

Гадәттә шәхси транспорт ияләре документларын алып йөрергә яратмыйлар. Операция барышында аларга да нык игътибар биреләчәк.

“ Яңа техника сатып алганнан соң аны 10 көн эчендә теркәргә кирәк. Транспорт чарасы ел саен техник карау үтәргә тиеш. Техник карау үтмәгән һәм саналган кимчелекләре булган очракта, транспорт иясенә административ җаваплылык каралган. Безнең тикшерүләребез кешеләр сәламәтлеген һәм тормышын саклауга корылган”, - дип кисәтә Ирек Солтанбеков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев