Апаста Тутай һәм Ишеево авыл җирлекләре яңа тракторлы булды
Республика көнен бәйрәм итү кысаларында, районның тагын ике авыл җирлеге яңа тракторлы булды.
(29 август, “Апастово-информ”).
Бу юлы трактор ачкычларын Тутай һәм Ишеево авыл җирлеге башлыклары алды.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров белдергәнчә, районда 22 авыл җирлеге бар, аларның барысы да тракторлар белән тәэмин ителгән.
Техникалар 2023 елгы һәм 2024 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлек йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары арасында ел саен үткәрелә торган республика бәйгесе җиңүчеләренә бирелде.
Тракторлар грант акчаларына булдырылган. Техника җирлекләрдә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше сыйфатын яхшырту, авылның социаль әһәмияткә ия мөһим проблемаларын хәл итү буенча эшчәнлеген җайга салу, җирле мәсьәләләрне чишүгә ярдәм өчен бик кирәк. Трактор ачкычлары алган Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов тракторның авылда зур ярдәмче булуын билгеләп узды.
“Һәр ел саен Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән авыл җирлекләренә әлеге техниканы сатып алу өчен финанс чыгымнары бүлеп бирелә. Әлеге уңайлыклар өчен Татарстан Республикасы Рәисенә, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советына, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына, район башлыгына рәхмәт”, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев